Менделеевскида махсус операциядә катнашучыларга мобиль мунча, бүләк җыелмалары җибәрделәр
Менделеевскида С.Гассар исемендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданнан махсус операция зонасындагы хәрбиләр өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрделәр. ГАЗ-66 базасындагы мобиль мунча солдатлар өчен төп бүләк булды.
Әлеге проект «Ижминводы» шифаханәсе, Рамил Дәүләтшин җитәкчелегендәге «Шурави» ансамбле, «Айсберг» спорт мәктәбе хезмәткәрләре һәм Ришат Мөхәммәтов җитәкчелегендәге «Кукмара сугышчан туганлыгы» иҗтимагый хәрәкәте волонтерлары ярдәмендә тормышка ашырылды.
Моннан тыш, Ватанны саклаучылар 23 февраль уңаеннан йөздән артык бүләк җыелмасы алачак. Һәр тартмада - иң кирәкле әйберләр, ә бер җыелманың авырлыгы 12 килограммнан артып китә. Аларны «Без бергә» инициатив төркеме, шулай ук мәктәп укучылары, ата-аналар һәм педагоглар әзерләгән. Уртак тырышлык белән бер миллион сумнан артык ярдәм җыйганнар.
Хәрбиләргә шулай ук дронга каршы япмалар, аптечкалар, маскировка челтәрләре, коры ашлар, ретортланган ризык, окоп шәмнәре һәм дарулар тапшырдылар.
Йөкне озатуда район башлыгы Радмир Беляев, оешма вәкилләре, волонтерлар, махсус хәрби операция ветераннары, яшь армиячеләр һәм битараф булмаган кешеләр катнашты.
«Сугышның нәрсә икәнен без ишетеп кенә белмибез, шуңа күрә безнең бурыч – геройларга һәм аларның якыннарына ярдәм итү, беркайчан да өйләренә әйләнеп кайтмаячак хәрбиләрне онытмау һәм сугышчыларга гаиләләренә, балалары янына исән-сау әйләнеп кайтсыннар дип дога кылу», - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
23 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Хәрбиләрнең махсус операция зонасында аена 210 мең сум акча алуын да истә тотарга кирәк.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Менделеевск районы матбугат хезмәте фотолары.