ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28

Камил Сәмигуллин татарстанлыларны Халыкара туган тел көне белән котлады

0

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татарстанлыларны Халыкара туган тел көне белән котлады. Котлау тексты ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтында бастырылган.

«Бу дата дөньяның барча халыкларына үз телләрен һәм рухи мирасын саклау мәсьәләләре хакында искә төшерә. Раббыбыз кешелекне күптөрле итеп яраткан: һәр милләтнең үз мәдәнияте һәм теле бар. Һәрберебезгә Ул үз халкының дәвамчысы булып туарга язган», – ди мөфти.

Камил хәзрәт Коръән сүзләрен китереп, «Күкләрне һәм җирне яралтуы да, телләрегезнең һәм төсләрегезнең төрлелеге дә — Аның билгеләреннән. Һичшиксез, монда белгәннәр өчен билгеләр бар», ди.

Бу аятьтән аңлашылганча, җир йөзендә күп телләрнең булуында Аллаһының Хикмәте һәм Кодрәте бар, һәм безнең изге бурычыбыз — туган телебезне саклау.

«Туган телебезне - татар телен онытмагыз, газиз милләттәшләрем! Аны саклау һәм баету өчен, Раббыбыз милләтебезгә Тукай кебек шәхесләрне бүләк иткән. Бу кыйммәтне югалтырга хакыбыз юк», – ди мөфти.