«Батырлар» программасында төрле төбәктән махсус операциядә булган хәрбиләр катнаша ала
«Батырлар. Герои Татарстана» программасында Россиянең теләсә кайсы төбәгеннән махсус операциядә булган хәрбиләр катнаша алачак. Россия Герое, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков шулай дип белдерде.
«Нигезләмәдә язылганча, программада Татарстанда яшәүчеләр генә түгел, Россия Федерациясе гражданнары да катнашырга хокуклы. Минем яраткан әйтем: «Кайда тууың түгел, Татарстанда кирәк булуың мөһим». Татарстан Республикасы кабат лидер, без беренчеләрдән булып шундый программаны эшләтеп җибәрәбез», – диде Рәсим Баксиков.
Искәртеп үтәбез, бүген Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен «Батырлар» белем бирү программасына багышланган Иҗтимагый совет утырышы була. Чара ТР Рәисе администрациясе башлыгы һәм Иҗтимагый совет рәисе Әсгать Сәфәров җитәкчелегендә уза.
18 февральдә Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга хакимият органнарында һәм дәүләт компанияләрендә урыннар алырга мөмкинлек бирәчәк кадрлар программасы гамәлгә ашырыла башлады.
«Батырлар. Герои Татарстана» - Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән гамәлгә ашырыла торган «Геройлар заманы» Бөтенроссия программасының тиңдәше.
2025 елның 18 февраленнән 30 мартка кадәр сайтта сайлап алуда катнашу өчен теркәлү үткәрелә. Программада катнашу буенча гариза хупланганнан соң элеккеге хәрбиләрне курслар һәм стажировка көтә.
«Батырлар. Герои Татарстана» командасы махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасыннан перспективалы җитәкчеләр командасы төзү өчен булдырылган. Алар дәүләт, муниципаль идарә системасында һәм башка өлкәләрдә үзләрен күрсәтә ала.
Сайлап алуны узган кандидатлар махсус белем бирү программасы буенча уку, дәүләт һәм муниципаль органнарда стажировка үтү мөмкинлегенә ия булачак.