ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28

Рөстәм Миңнеханов: Бүген Казанны дөньяда беләләр

0

2024 елда Казанда дөнья илләрен колачлаган бик күп халыкара чаралар узды, бөтен Россия өчен уникаль вакыйга – БРИКС саммиты аларның иң мөһиме булды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасының хисап сессиясенә йомгак ясаганда шулай дип белдерде.

«Без биредә бөтен республиканың эшләвен аңлыйбыз, ләкин боларның барысы да Казанда булды, һәм бүген аны дөньяда беләләр. Моны раслап, берничә көн элек Согуд Гарәбстанында Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләренең мәдәният министрлары Казанның 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачагын бертавыштан хуплады», - дип искәртте Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласында биналарны ремонтлау проблемасы, шәһәр бистәләре, экология һәм инфраструктура торышына бәйле җитди мәсьәләләр бар. Аның сүзләренчә, бу проблемаларны тиз генә хәл итеп булмый, әмма аларны хәл итү юллары якын арада җентекләп өйрәнеләчәк.

«Коммуналь инфраструктурага карагыз. Федераль дәрәҗәдә хәл итү юлы бар, һәм без ел саен моңа 10 миллиард сум юнәлдерү турында килештек», - дип мисал китерде Татарстан Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, алдагы ике елда ишегалларын төзекләндерү тәмамланыр дип көтелә, шуннан соң башка җитди проблемаларны хәл итү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Рөстәм Миңнеханов быел илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәген искәртте һәм барлык чараларны да иң югары дәрәҗәдә оештырырга кушты.

Чыгышын йомгаклап, Татарстан Рәисе махсус хәрби операциядә җиңүне тәэмин итү бөтен ил өчен төп максат булуын билгеләп үтте. «Безнең төп бурыч – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына ярдәм итү. Без һәрвакыт янәшәдә булырга тиеш», - дип сүзен төгәлләде ул.