КФУ Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә филиал ачарга ниятли
Казан федераль университеты Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә филиал ачарга ниятли. КФУ ректоры Ленар Сафин җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышында шул хакта хәбәр итте.
«Планда - нефть-газ юнәлеше буенча белем бирү программаларына басым ясап, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә КФУның филиалын булдыру», - диде ул.
Университет структурасына дүрт филиал керә, аларның икесе - Чаллы һәм Алабугада, тагын икесе чит илдә – Үзбәкстан һәм Мисырда, дип билгеләп үтте Сафин.
Хәзер Казан федераль университетында 53 меңнән артык студент, шул исәптән 12 меңнән артык чит ил гражданы белем ала.