Хезмәт министрлыгы махсус операциядә катнашучыларны социаль тернәкләндерү турында сөйләде
Татарстаннан инвалидлыкка ия махсус хәрби операциядә катнашучылар Казан гына түгел, бөтен республикадагы стационар учреждениеләрдә тәкъдим ителгән социаль реабилитация узарга мөмкин. Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбарәкшин Татарстан Иҗтимагый палатасында шул хакта хәбәр итте.
«Казанда «Восхождение» тернәкләндерү үзәге эшли, анда бер айдан соң 40 койка урнаштырылачак. Узган ел Яшел Үзәндә күпсанлы яралары булган катлаулы пациентлар өчен койкалар әзерләнгән иде. Шулай ук инвалидларны тернәкләндерү буенча республикадагы теләсә кайсы үзәктә махсус хәрби операциядән соң инвалидлык алган гражданнар реабилитация курслары уза ала», – дип сөйләде ул.
Мөбарәкшин билгеләп үткәнчә, биредә медицина реабилитациясе түгел, ә гражданнарны социаль адаптацияләү турында сүз бара. «Без гражданинны социаль адаптациялибез, аны иҗтимагый мохиткә тулысынча интеграциялибез», – дип аңлатты ул.
Элегрәк Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында махсус хәрби операция ветераннарын тыныч тормышка кайтару өчен барлык шартларны тудыру кирәклегенә басым ясаган иде.
«Бу барыннан да элек махсус хәрби операция ветераннарын социальләштерү һәм реабилитацияләү, аларны эшкә урнаштыру, барлык ярдәм чараларын кичекмәстән күрсәтү буенча мәсьәләләрнең тулы бер комплексын хәл итүне таләп итәчәк», - дип искәртте ул.