ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28

Тубылда Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты булды

0

Бүген, 20 февральдә, Тубылда Татарстан Республикасы сәнгать осталарынконцерты булды. Чара югары дәрәҗәдә узды һәм тамашачыларның барысында да якты тәэсирләр калдырды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев, концертта катнашучыларны сәламләп, Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды. Төрле өлкәләрдә осталыкларын күрсәткән катнашучылар лаеклы бүләкләрен алды.

«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле матур номерлар белән чыгыш ясады. Тамашачылар традицион татар көйләре дә, заманча композицияләр дә яңгыраган бай программадан канәгать калды. Артистларның югары осталыгы залда утыручыларда соклану хисләре уятты, алар һәр чыгышны алкышларга күмде. Концерт талантларны күрсәтү өчен платформа гына түгел, ә чын мәгънәсендә берләштерә торган вакыйга да булды, диелә хәбәрдә.