ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28

Татарстанда нормадан 3-6 градуска түбәнрәк аномаль салкыннар көтелә

0

Алдагы көннәрдә Татарстанда югары атмосфера басымының аз градиентлы кыры йогынтысында аномаль салкын һава торышы урнашачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразында шулай диелә.

Сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә республика территориясендә томан төшәргә мөмкин. Уртача тәүлеклек температура күпьеллык күрсәткечләрдән 3-6 градуска түбәнрәк булачак.

Җомга һәм шимбә, 21 һәм 22 февральдә, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һәм иртән һава температурасы -15..-22 градус (аязганда -25..-26 градуска кадәр) тәшкил итәчәк. Көндез һава -7..-12 градуска кадәр җылына.

Якшәмбе, 23 февральдә, шулай ук явым-төшем ихтималы аз, әмма температура фоны бераз күтәрелә. Төнлә һәм иртән һава температурасы -14..-19 градус (аязганда -23 градуска кадәр), көндез -6..-11 градус тәшкил итәчәк.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, дүшәмбе һәм сишәмбе, 24 һәм 25 февральдә, һава торышы сизелерлек үзгәрми. Төнлә температура -14..-20 градус, көндез -5..-10 градус тәшкил итәр дип көтелә.