Росреестр татарстанлыларның яңа җир законы турындагы соравына җавап бирәчәк
21 февральдә Татарстан Росреестры җир законнарындагы яңалыкларга багышланган кайнар линия үткәрәчәк. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«2025 елның 1 мартыннан торак пунктлар, бакча җир кишәрлекләре чикләрендә урнашкан җирләрне үзләштерүгә өч ел вакыт билгеләүче Федераль закон (№307-ФЗ) үз көченә керә. Гражданнарның җир законнарындагы яңалыкларга карата сораулары арту сәбәпле, Росреестр бу темага кайнар линия үткәрә», – диелә хәбәрдә.
Дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге белгечләре җир кишәрлеген үзләштерү дип нәрсә саналу, җир билгеләнеше буенча файдаланылмауны күрсәтүче билгеләр һәм җир законнарын бозучыларга карата йогынты ясау чаралары турындагы сорауларга җавап бирәчәк.
Иң еш бирелгән сорауларга җавапларны ведомствоның рәсми ресурсларында урнаштырылачак.