ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28

Васил Шәйхразыев «Искер» тарихи-мемориаль комплексы белән танышты

0

Бүген Төмән өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев «Искер» тарихи-мемориаль комплексы белән танышты.

«Искер» комплексы XV гасыр ахыры — XVI гасыр башында Себер ханлыгының башкаласы булган Искер шәһәре янында урнашкан. Искер шәһәре Тубылдан унсигез чакрым ераклыкта Иртыш елгасы буенда XV–XVI гасырларда хәрби ныгытма буларак барлыкка килә. 1495 елларда ул Себер ханлыгының башкаласына әйләнә. Әмма 1582 елның октябрендә Искерне Ермак гәскәре басып ала, шәһәр талана һәм тора-бара тулысынча диярлек җимерелә. Искер XV гасыр азагыннан XVI гасыр башына кадәр Себер ханлыгы башкаласы булган», – дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Тарихи-мемориаль комплекс үз эченә берничә объектны ала. Алар арасында – «Искер» музее, юрталар, хан шлемы формасындагы Истәлекле билге, «Хансарай» чәйханәсе, шәехләр Аллеясы һ.б. Бу элементларның һәркайсы үз тарихын сөйли һәм мәдәниятне яхшырак аңларга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.