ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28

Казанда «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» бәйгесе була

0

5 апрельдә Казанның «Гаилә» мәчетендә «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» XXIV бөтенроссия дини-милли бәйгесе узачак. Конкурс үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү, ислам нигезләре турындагы белемнәрен арттыру, милли тарихны өйрәнергә чакыру максаты белән үткәрелә, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Җәмил Сәлимгәрәев.

«Бүгенге көндә Коръәнгә генә юнәлдерелгән бик күп бәйгеләр үткәрелә. Безнең конкурсның әһәмияте шунда ки, ул Коръән һәм дингә генә түгел, ә милли тәңгәллеккә, тарихка, гыйбадәт кылуга юнәлдерелгән. Бала тулы рәвештә үсеш алсын һәм төрле секталар йогынтысына эләкмәсен өчен», - дип сөйләде «Татар-информ»да матбугат очрашуында «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Конкурс сораулары Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларында һәм «Гаилә» мәчетенең социаль челтәрләрендә урнаштырыла һәм мәчетләр һәм мәхәлләләргә җибәрелә. Алар өч темага бүленәчәк: дини, милли һәм Коръән буенча сораулар.

Изге Коръән китабы буенча сорауларга килгәндә, катнашучыларга нигезләрне – «Һәфтияк Шәриф»не, Коръәннең җиденче өлешен, иң танылган сүрәләр һәм аятьләр җыентыгын белергә кирәк. Дин темасына сораулар «Гыйбадәте Исламия» дәреслеге нигезендә төзеләчәк.

Оештыручылар барлыгы 264 сорау әзерләгән – һәр билетта өчәр сорау. Катнашучылар дүрт яшь категориясенә бүленәчәк: 3-6 яшь, 7-10 яшь, 11-14 яшь һәм 15-18 яшь.

Традицион беренче, икенче һәм өченче урыннардан тыш, 50гә якын «исемле» номинацияләрдә җиңүчеләр сайлап алыначак. Шул исәптән Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Риза Фәхретдин һәм башкаларга багышланган номинацияләр була.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Калган катнашучылар өчен сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр әзерләнгән.

Конкурс 1997 елдан бирле үткәрелә. Соңгы җиде елда аны «Гаилә» мәчетендә уздыралар. Бәйгенең авторы – җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиятуллина. Бүген бу эшне Сиринә Шаһимәрдәнова дәвам итә. Барлык вакыт дәвамында конкурс төрле урыннарда: «Ярдәм», «Мәрҗани» мәчетләрендә һәм башка урыннарда үткәрелде.

Бәйге ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы, Россия Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе, Казан Ислам университеты каршындагы Коръән хафизларын әзерләү үзәге һәм Россия һәм Татарстан мөселман җәмгыяте ярдәмендә үткәрелә.