ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28

Спас районы Болгар шәһәре кадетлары хәрби-гамәли спорт төрләре спартакиадасында катнашты

0

Спас районы Болгар шәһәре кадетлары Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган VI Республика хәрби-гамәли спорт төрләре спартакиадасында катнашты. Бәйгедә республиканың төрле кадет мәктәпләреннән 150 иң яхшы кадет чыгыш ясады. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.

Ярышларга берничә төр – интеллектуаль бәйге, хәрби-гамәли ярышлар, спорт нормативларын тапшыру һәм мәдәни программа кертелде.

Интеллектуаль бәйгедә кадетлар викторина сорауларына җавап бирде һәм илебезнең тарихы турында эссе язды. Аннары катнашучылар АК-74 автоматын сүтеп-җыюда, саф белән йөрүдә көч сынашты. «Җиңүчеләр юлы» хәрби-гамәли уенында исә егетләр үзләренең командада эшли белү сәләтен күрсәтте.

«Безнең кадетларга җиңүче кубогы эләкмәсә дә, ярышларда катнашу аларга команда булып берләшергә, көчле көндәшләре белән үзләрен сынап карарга мөмкинлек бирде», – диелгән хәбәрдә.