Түбән Камада яктыртылган «Батыр» чаңгы трассасы «Төнге йөгерү» белән ачылачак
26 февральдә яктыртылган «Батыр» чаңгы трассасын түбәнкамалылар рәсми рәвештә «Төнге йөгерү» белән ачачак. Катнашучылар 17:30 сәгатьтә «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексы янында җыелачак. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.
«Барлык чаңгычыларны һәм чаңгыда йөрергә яратучыларны массакүләм тренировкаларга чакырабыз! Дистанция – 1,5 километр», – диелгән хәбәрдә.
Яңа яктыртылган чаңгы трассасы 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Аны ел әйләнәсе җәяү йөрү, төньяк йөреше һәм чаңгыда йөгерү өчен кулланып була.