ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстанлылар «Театраль Идел буе» плакатлар конкурсына 50дән артык эш җибәргән

0

«Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең VI сезоны афишалары һәм плакатлары конкурсының оештыру комитеты татарстанлылардан 50дән артык гариза кабул иткән. Гаризалар кабул итү кампаниясе 20 февральдә тәмамлана, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Конкурста Идел буе федераль округы регионнарында яшәүче 6 яшьтән 30 яшькә кадәрге кешеләр катнаша ала. Алар афишалар яки плакатлар ясарга тиеш. Кулдан рәсем төшереп ясалган эшләр дә, компьютер технологияләрен, графика программаларын кулланып ясалганнар да кабул ителә. Конкурс эшләре «Театраль Идел буе» фестивале, аның спектакльләре яки башка аерым вакыйгалары турында сөйләве мөһим.

21-28 февральдә төбәк сайлап алу этабында иң яхшы эшләр билгеләнәчәк, ә 1-14 мартта конкурс эшләрен экспертлар бәяләячәк. Бәйгенең нәтиҗәләре 27 мартта, Бөтендөнья театр көнендә, фестиваль номинацияләрендә җиңүчеләрне игълан иткәндә ясалачак.

  • Фестивальне уздыру «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.