Путин Россия белән АКШның Эр-Риядтагы сөйләшүләрен югары бәяләде
РФ Президенты Владимир Путин Россия һәм Кушма Штатлар вәкилләренең кичә Эр-Риядта узган сөйләшүләрен югары бәяләде.
«Миңа хәбәр итүләренчә, ул (Эр-Риядтагы очрашу – Т-и. иск.) дустанә рухта узган», – дип белдерде журналистларга Россия лидеры (РИА Новости цитатасы).
Путин шулай ук сөйләшүләрнең максаты һәм предметы булып Россия-Америка мөнәсәбәтләрен яңадан торгызу мәсьәләсе торды, дип билгеләп үтте. «Бу очрашуның максаты нәкъ менә РФ һәм АКШ арасында ышанычны арттыру иде», - дип аңлатты ул (ТАСС цитатасы).
Россия һәм Америка делегацияләре арасында сөйләшүләр 18 февральдә Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Риядта узды. Россия ягын тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Путинның ярдәмчесе Юрий Ушаков һәм Россия Турыдан-туры инвестицияләр фонды җитәкчесе Кирилл Дмитриев тәкъдим итте. АКШ ягыннан сөйләшүләрдә Дональд Трампның илкүләм иминлек буенча киңәшчесе Майкл Уолтц, дәүләт секретаре Марко Рубио һәм Якын Көнчыгыш буенча махсус илче Стивен Уиткофф катнашты.