Татарстанда кызлар өчен хәрби хезмәт нигезләре буенча җыеннар үткәрелә башларга мөмкин
Татарстанда кызлар өчен хәрби хезмәт нигезләре буенча җыеннар оештыру мөмкинлеге карала. Хәзерге вакытта алар 10нчы сыйныфта укучы егетләр өчен генә үткәрелә. Бу хакта «Татар-информ»га «Патриот» республика яшьләрне спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә әзерләү үзәге директоры Дмитрий Литвинов хәбәр итте.
«Без 10нчы сыйныфта укучы егетләр өчен «Авангард» хәрби хезмәт нигезләре буенча җыеннар үткәрәбез. Мондый җыеннарга кызлар да килергә тели. Бу безнең өчен көтелмәгән күренеш булды. Бу мәсьәләне хәл итү турында уйлаячакбыз», - дип белдерде ул.
Әмма әлегә бу юнәлештә конкрет инициативалар юк, идея булачак проектлар өчен сәбәп кенә булып кала.