Татарстан Дәүләт Советы Рәисе: Милли көрәш – безнең горурлыгыбыз
Бүген Татарстанның Теләче районында узган «Бердәм Россия» көне кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында Сәгыйть Гыйниятуллин призына районара көрәш ярышларын ачты.
«Балалар спорты» федераль партия проекты кысаларында оештырылган турнир «Батыр» спорт комплексы базасында уза. Комплекс 2012 елда «Бердәм Россия» халык программасы нигезендә төзелгән. Бу хакта партиянең төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярвшларны ачу тантанасында шулай ук «Бердәм Россия»ңең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, Теләче районы башлыгы һәм партиянең җирле бүлеге секретаре Айрат Фәтхуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий катнашты.
2,6 мең квадрат метр мәйданлы спорт комплексында «Теләче» спорт мәктәбе эшли, биредә 400дән артык бала шөгыльләнә. Объект берничә спорт төре: баскетбол, волейбол, мини-футбол, ирекле көрәш, билбаулы көрәш, милли көрәш, теннис һәм бадминтон белән шөгыльләнү өчен каралган.
Бинада тренер-укытучылар, судьялар өчен кабинетлар, хезмәт бүлмәләре, дәвалау физик культурасы бүлмәләре, 100 урынлы тамаша залы, мобиль туклану зонасы бар. Биредә ел әйләнәсе төрле спорт төрләре буенча район ярышлары, районара турнирлар, иптәшләр очрашулары, Республика беренчелекләре һәм чемпионатлары, зона уеннары, муниципаль хезмәткәрләр спартакиадалары уза. Объект хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикле гражданнар килә алсын өчен җайлаштырылган.
«Милли көрәш – безнең горурлыгыбыз. Без көрәшә беләбез, бездә талантлы һәм уникаль спортчылар бар. Бүген иң көчле спортчы җиңсен!» – дип ассызыклады сәламләү чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин.
Моннан тыш, милли көрәш буенча спорт мастеры, республика һәм Россия беренчелекләрендә күп тапкырлар җиңгән Сәгыйть Гыйниятуллинга ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Шулай ук кунаклар «Бердәм Россия» партиясенең Теләче районы җирле бүлегенең спорт комплексы бинасында урнашкан гражданнарны кабул итү бүлмәсендә булды.