Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Навальныйны искә алу чарасында видео төшергән Азат Шәеховны ун тәүлеккә сак астына алган
Аны "рөхсәтсез чара оештыруда" гаепле дип тапканнар. "Кызганыч, безнең илдә хәзер сәяси золымнар корбаннары мемориалына чәчәк салырга килгән кешене видеога төшергән өчен дә кулга ала алалар", дип белдерде ул.