Марат Әхмәтов Тәтеш районын Татарстанның икмәк башкаласы дип атады
Тәтеш районы - Татарстанның икмәк башкаласы һәм республиканың «иң татлы» муниципалитеты. Бу хакта бүген район Советының киңәйтелгән утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов белдерде, дип хәбәр итә «Тәтеш Медиа» басмасы.
«Бөртекле культураларның һәм шикәр чөгендеренең тулаем җыемы буенча күрше районнарда күрсәткечләр бераз югарырак, әмма аларда сөрүлек җирләре дә 20 мең гектарга күбрәк. Шуңа күрә, сезнең сөрүлек җирләренең интенсивлыгын исәпкә алсак, мин Тәтеш районын Татарстанның икмәк башкаласы һәм республиканың иң татлы районы дип бәялим. Бу сезгә лаеклы бәя», - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
Сәясәтче шулай ук республикадагы социаль-икътисади вәзгыять һәм гомумән төбәк үсеше стратегиясе турында сөйләде. Ул муниципалитетның халыкның тормыш сыйфатын арттыруга, шәһәр һәм районны алга таба тотрыклы үстерүгә юнәлтелгән эшчәнлегенә бәя бирде.
Марат Әхмәтов Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловка ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын тапшырды.
Рәмис Сафиуллов доклады белән чыгыш ясаганда утырышта җыелганнарны районның 2024 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар белән таныштырды. Ул аграр тармак муниципалитет икътисадының нигезе булып кала бирә, дип игътибар итте. 2024 елда 5 миллиард 760 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, үсеш 19 процентны тәшкил иткән.
Һава торышы шартлары бик уңай булмауга карамастан, Тәтеш районында 180 мең тоннадан артык бөртекле культуралар җыеп алынган. Уңдырышлылык – бер гектардан 39,9 центнер. 170 мең тоннага якын ашлык сатылган (калып барган күләмнәрне исәпкә алганда), шуның 80 процентыннан артыгы – 3нче класслы азык-төлек бодае. «Шикәр чөгендере рекордлы күләмдә – 488 мең тонна күләмендә үстерелгән, уңдырышлылыгы – бер гектардан 598 центнер», - диде Сафиуллов.
«Без бөртекле культуралар һәм шикәр чөгендере уңышы күрсәткечләре буенча республикада лидер! Шунысын да билгеләп үтәсем килә, без республикадагы сөрүлек җирләренең 2,5 процентын гына биләп торабыз, шул ук вакытта бөтен республика буйлап җыеп алынган уңышның 5 процент бөртекле культураларын һәм 20 процент шикәр чөгендерен безнең игенчеләр җыйды», – дип өстәде муниципалитет җитәкчесе.
Совет утырышы башланыр алдыннан кунаклар районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, предприятиеләре һәм мәгариф оешмалары әзерләгән күргәзмәне карады. Марат Әхмәтов фермерлар һәм оешмалар вәкилләре белән аралашты.