ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Россиядә Дәүләт хезмәтләре порталы аша поликлиникага беркетелергә мөмкин булачак

0

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы бөтен ил буйлап Дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн режимда поликлиникага беркетелү мөмкинлеген гамәлгә кертергә тәкъдим итте.

ТАСС хәбәр иткәнчә, россиялеләр гаризаны поликлиникага килеп тә, порталдагы шәхси кабинет аша онлайн да бирә алачак.

Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гариза квалификациясез электрон имза белән расланачак.

Поликлиникага баланы беркетү өчен туу турында таныклыктагы белешмәләрне, мәҗбүри медицина иминияте полисы һәм СНИЛС номерын күрсәтергә кирәк булачак. 14 яшьтән өлкәнрәк балалар исә полис һәм СНИЛСтан тыш паспорт белешмәләрен дә күрсәтергә тиеш була.