Екатеринбургта Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган мәдәни-агарту чарасы була
16 февральдә 10.00 -11.00 сәгатьтә Екатеринбургта Татарстанның Свердловскидагы Даими вәкиллегендә күренекле галим-мәгърифәтче, тарихчы, этнограф, тел белгече, язучы Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган мәдәни-агарту чарасы була. Бу хакта Вәкиллек матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.
Чара программасында Каюм Насыйри музее буйлап онлайн экскурсия, мәгариф үзәге укытучысы Р.Ф.Сираҗиевтан лекция, мәгърифәтчелек дәресе каралган.
Элемтә өчен телефон: +7 (951) 061-19-35 Алинә Дамировна.