ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Әлфия Йосыпова: Татар халкы – бәхетле халык, чөнки аның Каюм Насыйри кебек галиме бар

0

Бүген, 14 февраль көнне, күренекле татар галиме, мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел. Шул уңайдан татар җәмәгатьчелеге Яңа татар бистәсе зиратында галимнең каберен зиярәт кылды, рухына дога укыды. Чарада КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөгаллимнәре, Каюм Насыйри музей-утары хезмәткәрләре һәм ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре катнашты.

Филология фәннәре докторы, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры Әлфия Йосыпова Каюм Насыйрины татар тарихында уникаль шәхес дип атады.

«Каюм Насыйри үзенең хезмәтләре белән татарларда гына түгел, бөтен төрки дөньяга танылган шәхес. Ул күпкырлы шәхес – телче, әдәбиятчы, математик, географ, повар, дин белгече. Татар халкы – бәхетле халык, чөнки аның Каюм Насыйри кебек галиме бар. Мондый галимнәр барлык милләттә дә юк. Шуңа күрә без Каюм Насыйрины һәрвакыт истә тотарга тиеш, ул үзе яшәгән чордан 100-150 елдан соң булачак тормышны алдан күреп эш иткән кеше», – диде ул.

Галимә сүзләренчә әлегә Каюм Насыйриның барлык хезмәтләре дә өйрәнелмәгән, ничә ел узуга карамастан, бүген дә моның өстендә зур эш алып барыла.

«Аның фәнни һәм методик мирасы һәрдаим өйрәнелеп торырга тиеш, чөнки әле аның мирасында өйрәнелмәгән урыннар шактый. Мәсәлән, архив фондларында аның дистәгә якын терминологик сүзлекләре ята, ул чыгарган календарьлар дә бүгенге көндә тулаем өйрәнелмәгән. Алар тел, әдәбият һәм гомумән публицистик стиль ягыннан җентекләп тикшерелмәгән. Шуңа күрә аның мирасына, эшчәнлегенә баш иеп, без Каюм Насыйрины өйрәнүне дәвам итәргә тиешбез», – диде ул.

Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан

Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов К.Насыйриның фәнни хезмәтләре бүгенге көндә дә институт галимнәре тарафыннан актив кулланылуын искәртте.

«Казан Федераль университетында Каюм Насыйриның исемен мәңгеләштерү буенча зур эшләр алып барыла. Галимнең тууына 200 ел тулу уңаеннан университетта әдәбият, тел галимнәренең ачык лекцияләре, фәнни түгәрәкләр үтә. Университетта бүгенге көндә дә аның иҗаты, аның фәнни эшчәнлеге тикшерелә. Аны өйрәнүгә багышланган курс, фәнни квалификация эшләре языла. Бүгенге көндә дә студентларыбызга фәнни әдәбият буларак Каюм Насыйри хезмәтләрен – «Әнмүзәҗ» һәм аның башка китапларын тәкъдим итәбез, аның антология, синтаксис, лексикографиягә караган китаплары ничә ел үтсә дә актуаль», – диде ул.

Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан

Каюм Насыйриның якташы Асия Гобәйдуллина берничә ел элек Каюм Насыйри туып үскән авылга юкка чыгу куркынычы янавын искә алды.

«Әлеге очрашу Каюм бабай истәлегенә дога булып барсын. Без, Шырдан халкы өчен Каюм бабай беренче чиратта авылдаш. Шуңа күрә без аның үткән гомерен өйрәнәбез, авылыбызны торгызырга, яшәтергә тырышабыз. Әлеге бөек шәхес туган авыл яшәргә тиеш. Авылыбыз юкка чыга язды, хәзер андый уй башка килми. Авылыбызда кышларга 60лап кеше кала, ә җәй көне автомобиль куярга урын юк. Алга таба да авылыбыз яшәсен, үссен иде. Каюм бабай безне берләштерә, безгә көч бирә», – диде ул.

Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин галим рухына Коръәннән аятьләр укыды. Соңыннан мәгърифәтче каберенә чәчәкләр салдылар, рухына дога кылдылар.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

  • 10 февраль көнне «Каюм Насыйри институты» галимнең 200 еллыгы уңаеннан чаралар декадасын башлап җибәрде. Декада кысаларында К.Насыйриның тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлегенә багышланган ачык лекцияләр, фәнни-гамәли конференцияләр, Россиянең төрле төбәкләрендә галимне искә алу чараларын уздыру каралган.