Россия Үзәк банкы төп ставканы 21 процент дәрәҗәсендә саклап калды
Россия Банкы төп ставканы үзгәрешсез калдырды, ягъни 21 процент дәрәҗәсендә саклап калды. Бу хакта регуляторның рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Агымдагы инфляция басымы югары булып кала бирә. Эчке ихтыяҗ арту элеккечә товарлар һәм хезмәтләр тәкъдим итүне киңәйтү мөмкинлекләреннән шактый алда бара. Шул ук вакытта кредит активлыгы кимү тагын да ныграк сизелә башлады. Халык күбрәк сакларга тырыша», – диелә РФ Үзәк банкы матбугат релизында.
Банкта еллык инфляция 10 процент дәрәҗәсендә дип бәяләделәр. Инфляция басымы югары булып кала бирә.
«Инфляцияне максатка кайтару өчен икътисадта кырыс акча-кредит шартларын октябрьдә фаразланганга караганда озаграк вакыт дәвамында саклау таләп ителәчәк. Россия Банкы фаразлавынча, уздырыла торган акча-кредит сәясәтен исәпкә алганда, еллык инфляция 2025 елда 7,0–8,0 процентка кадәр кимиячәк, ә 2026 елда 4,0 процент дәрәҗәгә кайтачак», – дип билгеләделәр Үзәк банкта.