ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Татмедиа» газета-журналларына язылып, бүләк отучыларны тәбрикләделәр

0

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков әйтүенчә, бүгенге көндә 200 меңнән артык кеше «Татмедиа»ның басма матбугатын укый һәм бу - 2025 елга язылу кампаниясенең нәтиҗәсе. Бу хакта ул «Татмедиа»ның газета-журналларына язылу кампаниясендә катнашып, бүләк отучыларны бүләкләгәндә әйтте.

«Аллаһка шөкер, газета-журнал укучыларыбыз әле бик күп. Өлкән буын кешеләре тормышларын газета, журнал, китапсыз күзаллый алмый. Алар өчен ул ял итү, дөньядагы хәлләрне белү мөмкинлеге. Шуңа күрә без «Татмедиа»да актив рәвештә бу эшне алып барабыз, матур итеп газета-журналларыбыз чыга, аудиториябез зур», - диде ул.

Шамил Садыйков 200 меңнән артык кеше язылган икән, бер газета яки журналны бер кеше генә укымый, гаилә белән, кулдан-кулга йөртеп укуларын әйтте. «Шуңа күрә аудитория күп. Ярты елга бер очрашып тору безнең өчен дә зур бәйрәм. Без сезне күреп шатланабыз, сез дә безнең белән аралашасыз. Катнашучылар саны арта гына бара. Телебезне, гореф-гадәтләрне яратканыгыз өчен рәхмәт. Уңышлар сезгә!» - диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина һәр ярты ел саен язылучылар арасында бүләкләр уйнатылуын әйтте. «Әлеге уйнатуда 686 кеше катнашты. Алар Татарстанның һәр районыннан бар. Аннан кала Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе, Чувашия Республикасы, Марий Эл һәм Башкортстаннан язылучыларыбыз һәрдаим катнаша. Бер атна элек бүләкләр уйнатылды, бүген без дәрәҗәле бүләкләрнең ияләрен чакырдык», - диде ул.

«Уникаль язылучыбыз дүрт яшьлек Раян Галәветдинов «Салават күпере» журналының «Кыш бабайга» дигән бүлегендә сеңлесе Раяна белән хат язып, бүләкләр сорады. Әниләре Гүзәлия бүген килеп җитәбез дип әйткән иде, ләкин алардан шатлыклы хәбәр килде: алар хәзер икәү түгел, өчәү! Әниләре балалар йортына эләгеп, тагын бер малай тапканнар. Чын күңелдән котлыйбыз! «Салават күпере» журналына алар һәрдаим языла», - диде Ләйсән Сафина.

«Сөембикә» журналына язылучылар арасында бүләк уйнатуда җиңүчеләрне «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары Алсу Шакирова котлады. Акчалата сертификатларга Казаннан Нәфисә Маннанова, Сабадан Ләйсән Заһидуллина, Кукмарадан Рәмзия Галимҗанова, Казаннан Хәния Нәбиуллина ия булды.

Биштән артык газета-журналларга язылучылар арасында тонометрга Әгерҗедән Гөлзидә Сутягина, Түбән Камадан блендерга Фәтхулла Абдуллин, Сабадан Кәримулла Гатауллин инструментлар җыелмасына, Казаннан Алисә Хәсәнова электр ит тарткычка, Мөслимнән Миләүшә Хәсәнова тузан суырткыч машинасына ия булды.

Фәтхулла Абдуллин иганәчеләр табып, 45 пенсионерны газета-журналларга яздырган. «Бүләкләрегез, игътибарсыз калдырмаганыгыз өчен рәхмәт. Барыбыз да туган телдә чыга торган матбугат өчен борчылабыз. Төрле төбәкләрдәге миһербанлы кешеләр белән сөйләшеп, язылу мәсьәләсендә туган телебездә чыга торган газета-журналларга ярдәм итик. Изге гамәл кылырга чакырам», - диде ул.

Ике тонометрны Әтнәдән Бария Сабировага, Арчадан И.Сираҗиевка, машина өчен тузан суырткычларны Нурлаттан Лариса Илеверовага, Арчадан Рәзилә Шәкуровага, блендерларны Әтнәдән Рүзәл Абдуллинга, Балтачтан Гөлшат Зәкиевага, инструментлар җыелмасын Апастан Зөлфия Сәйфуллинага, Тукай районыннан Рузалия Яхинага, дрель-шуруповертларны Балтачтан Нәзирә Фәйзрахмановага, Актаныштан Луиза Зариповага, тузан суырткычны Кама Тамагыннан Рамил Шәрәҗановка тапшырдылар.

«Газета-журналларга язылу гаиләбезгә зур куанычлар китерә. 2000, 2008 елларда Кукмара табаларын отканым бар иде. Ә бу бүләкне тормыш иптәшемә бүләк итәрмен дип торам», - диде Луиза Зарипова. «Шәһри Казан» газетасына беренче тапкыр язылдым һәм беренче тапкыр бүләк оттым. Газеталарга гомер буе язылабыз. Бик зур рәхмәт, исән-сау эшләгез», - диде Гөлсинә Әхмәтова.

Электр ит тарткычка Мөслимнән Әлфира Якупова, тузан суырткычка Әтнәдән Гөлсинә Әхмәтова, тегү машинасына Кайбычтан Флюра Шәрәфиева, телевизорга Минзәләдән Радис Гайнетдинов һәм 100 мең сумлык сертификатка Сабадан Рәсимә Мөбәрәкова ия булдылар. «Күп еллар газеталар алдырам. «Саба таңнары» газетасын яратып укыйм. Нинди эшләр булса да, газетаны алып кереп, шуны укыйм. Бөтен эшем калым тора хәтта», - диде Рәсимә Мөбәрәкова.