Белгеч: Россия халкы 1 марттан машинаны ОСАГОдан башка гына исәпкә куя алачак
1 марттан Россиядә үз көченә керәчәк закон нигезендә машина йөртүчеләр, ОСАГО полисын тәкъдим итмичә генә, автомобилен ЮХИДИдә терки яки исәптән төшерә алачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы юрист, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә хокук тәртибе үзәге җитәкчесе Александр Хаминскийга сылтама белән хәбәр итә.
Белгеч искәрткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин 2024 елның 8 июлендә имзалаган закон транспорт чараларын теркәгәндә ОСАГОның мәҗбүри булуын гамәлдән чыгара. Моннан тыш, ул машина хуҗаларына, гариза нигезендә, урланган автомобильләрне ЮХИДИдә исәптән төшерергә мөмкинлек бирә.
«Дөрестән дә, кабул ителгән закон гражданнар өчен автомобильне исәпкә кую һәм төшерүне җиңеләйтә. Әмма, транспорт чарасын теркәгәндә ОСАГО полисы булу зарурлыгы гамәлдән чыгарылса да, автомобиль белән идарә итү өчен полис барыбер кирәк», - диде Хаминский.
Юрист сүзләренчә, әгәр машинаның яңа хуҗасы автомобильне шунда ук эксплуатацияләргә җыенмый яки сатучының гамәлдәге ОСАГО полисы юк икән, машинаны ЮХИДИгә алып килү һәм кире китү өчен кыска срокка полис рәсмиләштерү мөмкинлеге каралган. Ул билгеләп үткәнчә, мондый полис хәтта бер көнгә дә рәсмиләштерелергә мөмкин.
«Машина хуҗаларына тагын шунысын да истә тотарга кирәк: 2025 елдан ОСАГО полисыннан башка автомобиль белән кабат идарә иткән өчен штраф күләме арта, ул 3-5 мең сум тәшкил итәчәк», - дип сүзен төгәлләде Александр Хаминский.