ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Тел галиме Мәлик Хәйруллин вафат булган

0

Тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор Мәлик Хәйруллин 84 яшендә вафат булган. Бу хакта социаль челтәрдәге сәхифәсендә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы галимнең хатыны, балаларының, якыннарының авыр кайгысын уртаклаша. Мәлик Хәйруллин 1993–2014 елларда институтның лексикология һәм диалектология бүлегендә эшләде. Ул татар лексикасын диахрон һәм синхрон аспектларда, татар әдәби телендә Көнбатыш Европа һәм шәрекъ алынмаларын өйрәнде. Мәлик Хәйруллин 200дән артык фәнни һәм фәнни-популяр хезмәт (монографияләр, дәреслекләр, методик эшкәртмәләр, сүзлекләр) авторы, биш фәннәр кандидаты әзерләгән галим», – дип хәбәр итә Илгиз Халиков.