Песков: Путин Трампны Мәскәүгә чакырды
Россия Президенты Владимир Путин телефон аша сөйләшү барышында Америка Президенты Дональд Трампны Мәскәүгә чакырды. Бу хакта журналистларга Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Россия Президенты АКШ Президентын Мәскәүгә килергә чакырды», - дип билгеләде Песков.
Шул ук вакытта, Кремль вәкиле сүзләренчә, сәясәтчеләр телефон сөйләшүендә шәхси очрашу оештыру турында килешкәннәр.
Болардан тыш, Путин Трампның бергә эшләргә вакыт җитте дигән тезисын хуплады, дип ассызыклады Песков.