ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Йолдыз Шәрәпова: «Аулак өй – көрәш» проектыннан нафталин исе килә дип әйтүчеләр ялгыша

0

«Аулак өй – көрәш» төбәкара проектына багышланган матбугат очрашуында шагыйрә Йолдыз Шәрәпова кайберәүләрнең «яшьләргә мондый проектлар түгел, ә заманча кирәк» дигән фикер белән риза булмавын әйтте.

«Аулак өй – көрәш» проектыннан нафталин исе килә дигән ялгыш фикер калмасын, ул киләчәккә, милли горурлыкны уятырга һәм саклап калырга юнәлтелгән», – дип билгеләде ул.

Проектның җитәкчесе Сәрия Закирова уенның яшь буынны татар халкының гореф-гадәтләре һәм әдәбияты белән таныштыруга юнәлтелүен ассызыклады.

«2021 елда башланып киткән «Аулак өй – көрәш» проектына быел 4 яшь тулды. Элек ул безнең «Аулак өй – баттл» дип аталса, 2022 елдан «Аулак өй – көрәш» проектына әверелде. Безнең төп максатыбыз – татар әдәбияты классикларын уку, өйрәнү һәм халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерү», – ди ул.

«Аулак өй – көрәш» уены 4 раундтан тора: әдәбият буенча белемнәрне сынау, татар халкының йолаларын күрсәтү, «Кемнең миллионер буласы килә?» дигән уен һәм йөзек салыш уены. Проектта 5 номинация бар: балалар бакчалары да, мәктәп укучылары да, студентлар да, гаиләләр һәм иҗади шәхесләр дә катнаша ала.

«Безнең проект республикакүләм дәрәҗәдән төбәкарага әверелеп, Пенза, Чиләбе, Түбән Новгород, Киров өлкәләрендә, Чувашия Республикасында, Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләрендә дә үткәрелде. Шулай ук Татарстанда да бик күп районнарны, шәһәрләрне колачлап алдык», – дип билгеләде Сәрия Закирова.

Проектның хөкемдарлары – ул шушы төбәктәге мәгариф системасында эшләүчеләр, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре. Чыгышларны баллар буенча бәялиләр, иң күп балл җыйган команда финалга чыга.

Проектта җиңүгә ирешүче командаларның төрле бүләкләр оту мөмкинлеге дә бар. Иң зур бүләкләрнең берсе – «Сәләт» лагерына юллама.

«Хәзерге вакытта «Аулак өй – кәрәш» проектында катнашу өчен стимуллар бик нык артты. Беренчедән, һәрбер финалистка мәдәният министрлыгыннан музейларга экскурсияләргә бару мөмкинлеге бирелә. Икенчедән, «Сәләт»кә юллама. Бөтендөнья татар конгрессының иң акыллы балага акыллы сәгать биргәне дә булды. Шулай ук барлык финалистларга «Гаилә һәм мәктәп», «Мәгариф» журналларына һәм «Шәһри Казан» газетасына язылу бүләк ителде», – дип сөйләде проектның җитәкчесе.

Татарстан Республикасының атказанган артисты Ильяс Халиков «Аулак өй – көрәш» кебек проектлар яшәгәндә телнең киләчәге бар дип саный.

«Бу – халык авыз иҗаты, педагогика белән үрелеп бара торган күркәм проект, һәм үсеп килүче буын өчен ул аеруча мөһим. Әгәр дә без балаларыбызга кечкенәдән үк шундый проектларыбызны сеңдереп, аларга гореф-гадәтләребезне өйрәтәбез икән, телебезнең киләчәгенә бу бик яхшы тәэсир итәчәк», – ди ул.

  • «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты РФның Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Сәләт» яшьләр үзәге, Татарстанның Фәннәр академиясе ярдәме белән гамәлгә куела.