ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

КФУ мөгаллимнәре һәм студентлары Каюм Насыйри музеенда булдылар

0

Бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланган чаралар декадасы кысаларында КФУ мөгаллимнәре һәм студентлары Каюм Насыйри музеенда булдылар. «Каюм Насыйри институты» тарафыннан оештырылган экскурсиядә профессор, филология фәннәре докторы, К.Насыйри институты директоры Әлфия Йосыпова, Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов, декан урынбасарлары Дамир Хөснетдинов һәм Айрат Йосыпов, Төркиядән һәм Кытайдан килгән студентлар, магистрантлар һәм стажерлар катнашты.

Каюм Насыйриның музей-утары мөдире Кадрия Хәлимова кунакларга экскурсия уздырды, музей тарихы, галимнең тормыш юлы һәм хезмәтләре белән таныштырды.

«Казанда күренекле татар галименә багышланган музей 2002 елның 2 февралендә ачылды. Музей экспозициясе галимнең тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйли, тарихи-биографик һәм мемориаль-көнкүреш темасын, шулай ук тулаем татар мәгърифәтчелек фикеренең үзенчәлекләрен һәм үсеш этапларын ача. Биредә XIX гасыр татар мәгърифәтчеләре Ш.Мәрҗани, Х.Фәизхановка багышланган материаллар да тәкъдим ителгән», – диде Кадрия Хәлимова.

Фото: © Каюм Насыйри институты матбугат хезмәте

Экспозициянең нигезен басма, кулъязма һәм эпистоляр чыганаклар тәшкил итә. Алар арасында К.Насыйри хезмәтләрен, XVIII–XX гасырлар ахырында мәдрәсәләрнең гарәп һәм татар телләрендәге кыйммәтле китаплар һәм дәреслекләр коллекциясен. Галимнең туганнарының, шаһитларның истәлекләрен, шулай ук шәхси архивлардан фотосурәтләр күрергә мөмкин.

«Экспонатлар арасында уникаль мемориаль экспонатлар бар: Каюм Насыйри кулы белән күчереп язылган мәдрәсә дәреслеге, аның берничә битендә галимнең шәхси мөһере бар, галимнең хронометр-сәгате, таягы һәм сандыгы. Шулай ук галимнең туганнарының кайбер шәхси әйберләре дә әлеге музейда саклана», – дип сөйләде музей мөдире.

  • 13-14 февральдә Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Каюм Насыйри – галим, педагог, мәгърифәтче» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.