ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстан Спорт министрлыгы ГТО федераль үзәген Мәскәүгә күчерүне шәрехләде

0

ГТО федераль үзәген Татарстаннан Мәскәүгә күчерү комплексны финанслау тәртибен үзгәртмәячәк һәм бу юнәлештә чаралар уздыруга йогынты ясамаячак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев хәбәр итте.

«Бу эш процессы. Безнең ГТО комплексын яңадан булдыру эше юкка чыкмаячак. Кайберәүләр федераль үзәкне бездән алганнар икән, димәк, хәзер Татарстанда ГТО булмаячак, дип саный. Бу алай түгел. Без шулай ук эшләвебезне дәвам итәбез. Моңарчы дирекция бөтен ил буйлап контроль алып барды, ә хәзер безнең спорт менеджерларына йөкләнеш бераз кимеде», – дип белдерде ул.

Исегезгә төшерик, Россиядә ГТО комплексын яңадан булдырырга карар кылгач, бу бурыч Татарстанга тапшырылды. Шушы вакыт дәвамында Республикада федераль үзәк эшләде, ә агымдагы ел башыннан аны Мәскәүгә күчерделәр.

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» бөтенроссия физкультура-спорт комплексы «Физик культураны һәм спортны үстерү» дәүләт программасы нигезендә гамәлгә ашырыла һәм массакүләм спортны үстерүгә юнәлдерелгән.