ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Миңнеханов Ислам хезмәттәшлек оешмасы башлыгын KazanForum икътисади форумына чакырды

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына сәфәре кысаларында Ислам хезмәттәшлек оешмасы генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха белән очрашты.

«Сезне мөселман илләрен берләштерә һәм без тыгыз хезмәттәшлек итә торган йогынтылы Оешманың абруйлы вәкиле буларак Россиядә яхшы беләләр», - дип искәртте Миңнеханов һәм Ислам хезмәттәшлек оешмасы башлыгын тагын бер тапкыр оешманың 55 еллыгы белән котлады.

Татарстан Рәисе Россиянең Ислам хезмәттәшлек оешмасы белән элемтәләрен үстерүгә өлеш кертүе белән горурлануын һәм узган ел Гамбиядә оешма утырышында катнашуын җылылык белән искә алуын билгеләп үтте.

Миңнеханов шулай ук «KazanForum»да күтәрелә торган актуаль мәсьәләләргә игътибар юнәлтте һәм бу мәйданчыкның Россия белән мөселман илләре арасында ике якка да файдалы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекне ныгытуда мөһим адым булуын искәртте. Республика Рәисе Ислам хезмәттәшлек оешмасы генераль секретарен быел узачак чарага чакырды.

«Сезнең белән очрашу минем өчен зур мәртәбә. «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеменең эшен югары бәялибез. Һәм сез җитәкли торган Төркемнең безнең оешма белән хезмәттәшлекне киңәйтүенә исәп тотабыз», - диде Хөсәен Ибраһим Таха.

Татарстан лидерының матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, 2023 ел нәтиҗәләре буенча республиканың Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләр белән товар әйләнеше 83 процентка арткан һәм 5,7 миллиард доллар тәшкил иткән. Мисыр, Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Тунис, Төркия, Урта Азия дәүләтләре белән сәүдә итү күләме берничә тапкыр арткан. Азия һәм Африка илләрендәге партнерлар белән элемтәләр ныгый.