ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Айдар Сәлимгәрәев: «Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан»ның тиражлары артты

0

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сүзләренчә, беренче яртыеллыкта «Республика Татарстан» газетасының гомуми тиражы 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 60 процентка, «Ватаным Татарстан» газетасының гомуми тиражы 12,8 процентка арткан.

«Республика Татарстан» газетасының тиражы 8,5 мең, «Ватаным Татарстан»ның 9,5 меңнән артык данә тәшкил итә. 2024 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда «Республика Татарстан»ның язылу тиражы үсеше 3,5 процент, «Ватаным Татарстан»ның 17,7 процент», – диде ул Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында.

Айдар Сәлимгәрәев 2025 елның беренче яртыеллыгында «Республика Татарстан» газетасының гомуми тиражы 15,1 мең данәдән, «Ватаным Татарстан» газетасының 12,6 мең данәдән артык булуын искәртте.

«Әлеге газеталар Татарстан хакимият органнарының позициясен, төбәк үсешен чагылдырган рәсми мәгълүматны бастырып чыгара. Һәр санда республиканың сәяси, иҗтимагый, икътисади һәм мәдәни тормышы турында материаллар даими басылып тора. Шулай ук, редакцияләр басмаларының электрон версияләрен дә актив үстерә», - дип билгеләп үтте ул.

«Хәзерге тенденцияләр газеталарның мультимедиа контентын булдыруны, интернет-аудиторияне үстерүне таләп итә. Әлеге газета редакцияләре бу эштә уңышка иреште, шуңа күрә сайтларны заманча яңа платформага күчерү турында карар кабул ителде, редакцияләр хәзерге вакытта шунда эшли. Газеталарның электрон ресурсларын «Татмедиа» АҖ платформасына күчерү проекты узган ел ахырында эшләнелде», - диде агентлык җитәкчесе.

Аның әйтүенчә, «Республика Татарстан» газетасы өчен әлеге процесс июньдә, «Ватаным Татарстан» өчен 1 октябрьдән дә соңга калмыйча тәмамланачак. «Ватаным Татарстан» газетасы сайтына уникаль керүчеләр саны узган елны 1,8 млн кулланучыга кадәр җиткән, ә 2023 елда 1,6 млн кулланучы булган. Узган ел «Республика Татарстан» газетасы сайтына якынча 1,5 млн кулланучы кергән, 2023 елда – 800 меңгә якын», – диде Айдар Сәлимгәрәев.

«2022 елда авыл җирлегендә 15 почта элемтәсе бүлекчәсе ремонтланган, 2023 елда - 32, 2024 елда – 26 бүлекчә. Авыл торак пунктларында почта элемтәсе бүлекчәләрен саклап калу өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән хезмәткәрләргә өстәмә түләүләр өчен субсидия бүлеп бирелде. Узган елның декабрендә 42 млн сум күләмендә субсидия бирелгән. Бер тапкыр бирелә торган түләүне 2345 хезмәткәр алды», – дип йомгаклады ул.