Әлмәттә тыл хезмәтчәнен бер гасырлык юбилее белән котладылар
Әлмәттә тыл хезмәтчәне Мәбрүрә Нурмөхәммәт кызын 100 яшьлек юбилее белән котладылар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
Ул Әлмәт районының Гөлбәкчә авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Сугыштан соңгы авыр елларда ул хезмәт һәм җаваплылыкның нәрсә икәнен кечкенәдән үк белә. Бөек Ватан сугышы башлангач, аны Пермь краеның Березники шәһәренә төзелешкә җибәрәләр. Биш ел дәвамында ул төзелеш объектларында эшли, авыр физик эш башкара: эвакуацияләнгән заводларның нигезен салу өчен траншеялар һәм чокырлар казый, шулай ук тимер юллар төзүдә катнаша. Бу еллар аның характерын чыныктыра һәм ныклыкка өйрәтә.
Сугыш беткәч, Мәбрүрә Нурмөхәммәт кызы туган авылы Әлмәт районына кайта, хезмәт эшчәнлеген шунда дәвам итә. 1950 елдан ул Яңа Кәшер авылында колхозда төрле эшләрдә эшли, ә 1960 елдан Яңа Кәшер табиб амбулаториясендә санитарка һәм пешекче булып эшли. Мәбрүрә Нурмөхәммәт кызы – биш бала анасы, ун оныкның һәм 13 оныкчыкның әбисе.
Җиңүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык хезмәте өчен Мәбрүрә Нурмөхәммәт кызы күп бүләкләргә, шул исәптән «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медальләренә һәм хезмәт ветераны исеменә лаек була.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Каюмов, ветераннар Советы Рәисе Владимир Яшанин, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев һәм Әлмәт үзәк район хастаханәсенең баш табибы Илдар Рәхимуллин район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова исеменнән чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар һәм ихлас котлаулаулар җиткерделәр.
Бүгенге көндә Әлмәт районында 100 һәм аннан да өлкәнрәк 13 кеше яши.