ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Әниемнең җылы кочагы» исемле әдәби-музыкаль кичә узачак

0

«Әниемнең җылы кочагы» проектына багышланган матбугат очрашуында Татарстанның атказанган артисты, проектның авторы һәм продюсеры Лилия Муллагалиева «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында чыгучы «Әниемнең җылы кочагы» тапшыруы геройлары катнашында әдәби-музыкаль кичә узуын игълан итте.

«Телевидение экраннары аша безне караучы тамашачы - бер төрле, концерт залына килүче тамашачыбыз – бөтенләй икенче төрле. Безнең хәзерге вакытта 150дән артык төшерелгән тапшыру һәм 300гә якын героебыз бар. Шуңа күрә әдәби – музыкаль кичәдә безнең аларны халык белән очраштырасы, әйтәсе сүзләрне әйтәсе, тапшырудан өзекләрне һәм әниләрнең бөеклеген күрсәтәсебез килә», – ди ул.

«Әниемнең җылы кочагы» исемле беренче әдәби-музыкаль кичә 2024 елның 2 декабрендә «Чулпан» мәдәни үзәгендә узган иде. Киләсе концерт 27 февраль көнне «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә оештырылачак. Концерт социаль челтәрләрдә туры эфирда күрсәтеләчәк.

«Әдәби-музыкаль кичәнең билет хаклары да бик очсыз. Без аны 500 сумнан гына куйдык, чөнки бу безнең теләк, тапшыруның аудиториясен киңәйтү һәм тапшыруның геройларын үзләре исән чагында тамашачыга күрсәтү максатыннан эшләнә», – дип билгеләде Лилия Муллагалиева.

Концерт программасында Татарстан Республикасының халык артистлары Фердинанд Сәләхов, Бәширә Насыйрова, Резеда Шәрәфиева, язучы, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт һәм башкалар катнашачаклар.

Проектның авторлары билгеләвенчә, концерт форматындагы кичәләр 2025 елда һәр ике ай саен уздырылачак.