ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстаннан медик студентлар Кара диңгез яр буен чистартуда катнашты

0

Казан дәүләт медицина университетының социаль эш факультеты студентлары Карина Минзелинцева һәм Сөмбел Хуҗина Татарстаннан киткән беренче 35 студент арасында Кара диңгез яр буенда Анапада булган экологик фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә катнашты.

Кызлар Добро.рф сайты аша гариза юллаган. Аларның гаризаларын шунда раслаганнар.

Казан медицина университеты да студентларының ниятен хуплаган һәм волонтер кызларга бару һәм кайту юлы өчен түләгән.

Югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Карина һәм Сөмбел өч көн дәвамында яр буен чистартуда ярдәм иткән.

«Яр буендагы ярдәм пунктларында аяк киеме, шулай ук кирәкле инвентарь – көрәкләр, иләк һәм башкалар бирелә. Башка волонтерлар белән бергә без алдан билгеләнгән зона буйлап йөрдек һәм мазут эзләдек: комда тапсак, аны көрәк яки кул белән җыеп алдык, диңгездә булса – су өстен иләк ярдәмендә чистарттык. Җыеп алган мазутны капчыкларга тутырдык. Волонтерлар махсус палаткаларда ял итә, анда җылынырга һәм чәй эчәргә мөмкин», – дип сөйли Карина Минзелинцева.

Кызлар билгеләп үткәнчә, аларны бу адымга уртак бәладән читтә калмау теләге этәргән.