«Хозур» нәшрияты рус телендә «Коръән аятьләренең иңү сәбәпләре» дигән яңа китап чыгарды
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортында 2 томда «Әсбаб ән-нүзүль. Коръән аятьләренең иңү сәбәпләре: «әл-Фәтиха» сүрәсеннән алып «ән-Нәс» сүрәсенә кадәр» дип аталган яңа китап чыкты. Бу фундаменталь хезмәт Коръәнне аңлауда ярдәмче булачак, диелә ТР Диния нәзарәте хәбәрендә.
Бу хезмәт һәр мөселманга кирәкле мөһим мәгълүматларны үз эченә алган: монда һәрбер Коръән аятенең диярлек иңү сәбәпләре ачыла, теге яки бу аятьләрнең ни өчен һәм нинди шартларда иңдерелгәнен аңларга мөмкинлек бирә. Китап контекстка җентекле анализ ясый, теге яки бу аять иңүгә сәбәп булган тарихи вакыйгаларга һәм хәлләргә алып кереп китә. Моннан тыш, китап Коръәннең нинди эзлеклелектә иңгәнлеген аңлата, аятьләр һәм сүрәләр арасындагы бәйләнешне аңлауны җиңеләйтә. Китапта Пәйгамбәр с.г.в. һәм аның сәхабәләре тормышы хакында да язылган.