ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстан гербы көне уңаеннан Төркия татарлары «Татар йөгереше» уздырган

0

8 февральдә Төркиянең Анталия шәһәре яр буенда «Татар йөгереше» уздырылган. Ул Татарстан Республикасының Дәүләт Туграсына багышланды, һәм аны «Төркия Татарлары» җәмгыяте оештырды, дип хәбәр итте йөгерешне оештырган Наил Нәбиуллин.

Чарада 80 кеше катнашкан. «Җыенда катнашучыларның максаты – йөгерү генә түгел, ә татар рухын тою, бердәмлекне күрсәтү һәм үз гореф-гадәтләреңә хөрмәт белдерү иде», – диде ул.

«Без татар мәдәниятенең утырып чәй эчүдән генә тормаганлыгын күрсәтергә теләдек. Татар чаралары башка төрле дә булырга мөмкин – актив, хәрәкәтле, тормыш белән тулы! Без – бай тарихлы, көчле рухлы, зур спорт уңышларына ирешкән халык. Татар яшьләре күрергә тиеш: үз тамырларың белән горурлану, телне белү һәм җырларны башкару гына түгел, ә спорт, сәламәт тормыш рәвеше һәм җәмәгать эшчәнлегендә катнашу да», – диде ул.

Йөгереш барышында катнашучылар Татарстан туграсы һәм байрагы сурәтләнгән киемнәр, кием элементлары кулланган. Йөгерештә, яшь аермасына карап, 3 дистанциядә көч сынашканнар: иң кечкенәләр – 500 метр, зурлар 2 һәм 5 км.

«Байрак, тугра, гимн – безнең милли үзенчәлекнең символлары. Без аларны дөньяга күрсәтергә, горурланып йөртергә, балаларыбызга аңлатырга тиеш. Бу бәйрәм – безнең символларыбызны ихтирам итүебезне һәм алар белән горурлануыбызны күрсәтүнең бер ысулы. Татар милләтенең милли лидеры Гаяз Исхакый «Без татарларны милли байрагыбыз тирәсендә берләштерәчәкбез. Һәм бу юлда бернинди көчне дә кызганмаячакбыз,» – дип әйткән. Без аның васыятьләренә тугры калып, халкыбызны бөтен дөньяда берләштерергә омтылачакбыз», – ди оештыручы.

Чара кысаларында 2 чакрымлык махсус йөгерү оештырылган. Ул Каюм Насыйри хөрмәтенә, аның 200 еллыгына багышланган. Чара тәмамлангач, катнашучылар чәкчәк һәм өчпочмак белән чәй эчкән.

Бу йөгереш 2025 елдагы татар чаралары сезонын ачкан вакыйга булачак, дигән Наил Нәбиуллин.

«Бөтен дөньядагы татарлар шуны белсен: безнең мәдәниятебез яши, безнең энергиябез чиксез, ә гореф-гадәтләрне заманча форматлар белән саклап калабыз. Татар мәдәнияте Татарстанда гына түгел, ә бөтен дөньядагы кешеләрнең йөрәгендә дә яши. Әгәр сез үз гореф-гадәтләрегезне сакларга, фикердәшләрне табарга һәм милли рухтан илһам алырга телисез икән – катнашыгыз», – дигән ул.