ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Мәскәүдә Муса Җәлилне искә алу чарасы була

0

13 февральдә 14.00 сәгатьтә Мәскәүдә шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәле янында истәлекле чара узачак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул 15 февральдә туган герой-шагыйрьнең 119 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

Чарада Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәүнең иҗтимагый элемтәләр һәм яшьләр сәясәте комитеты, Көньяк административ округ префектурасы, Зябликово районы идарәсе җитәкчелеге, шагыйрьнең кызы Чулпан Муса кызы Җәлилова катнашачак.

Герой-шагыйрь истәлегенә битараф булмаганнарны һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларны чарага чакырабыз, диелгән хәбәрдә.