Аксубай районында «Россия чаңгы юлы»нда катнашучы иң өлкән кешегә 71 яшь булган
Бүген «Россия чаңгы юлы – 2025» Бөтенроссия ярышлары кысаларында «Татарстан чаңгы юлы» ярышлары узды. Ярышлар күңелле спорт бәйрәменә әверелде. Чаңгы спортының иң көчле вәкилләре бу көнне район үзәгенә ярышларга килде. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.
Катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов сәламләде.
«Чаңгы спорты сәламәтлек һәм энергия бирә. Спорт белән шөгыльләнү кешене көчлерәк, ныграк итә. Яшьтән үк физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү бик мөһим. Моның өчен районда бөтен шартлар тудырылган. Чаңгыда, укуда һәм эштә уңышлар телим!» – диде ул.
Чаңгы ярышларында катнашучыларга яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Чулпан Хәнифова яңа спорт казанышлары теләде.
Спортчылар һава торышының салкын булуын сизмәделәр дә. Күңелле музыка, Борис Ильин һәм Фәнис Низамов башкаруындагы җырлар бәйрәмчә кәеф тудырды.
Ипподром территориясе бу көнне рекордлы санда чаңгычылар кабул итте. Спорт ярышлары ике сәгатькә якын дәвам итте. Беренче – йөз метрга массакүләм узышта барлык катнашучылар да старт алды. Бу мизгел бик мавыктыргыч булды: йөздән артык спортчы чаңгы юлы буйлап бердәм җитез йөгерделәр.
Аннан район, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре дистанциягә басты – аларның коллективлары алар өчен җан аттылар, соңыннан яшь категорияләре буенча спортчылар старт алды. Ярышларда «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар иҗтимагый оешмасының чик буе сакчылары берлеге вәкилләре дә катнашты.
«Татарстан чаңгы юлы – 2025»тә 20 дән артык йөгерү оештырылган иде. Ярышлар дулкынландыргыч һәм эмоциональ узды. Стартта катнашучылар бер-бер артлы алга омтылды. Чаңгычыларның бер төркеме чираттагы стартка әзерләнгәндә, алдан йөгереп китүче спортчылар финишка килеп җиттеләр.
Призерларны бүләкләү чаңгы базасы каршындагы мәйданчыкта узды. Ярышларда катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, спорт мәктәбе директоры Радик Канәфин бүләкләде. Призерлар медальләр һәм грамоталар алдылар.
Оештыручылар ярышларда иң өлкән катнашучыны билгеләделәр – ул Аксубай бистәсендә яшәүче 71 яшьлек Валентина Ефимова. Иң кечкенә катнашучы булып дүрт яшьлек Сагдан Мартынов танылды. Аларга истәлекле бүләкләр бирелде.
Бу көнне авыл җирлекләрендә дә чаңгы ярышлары узды. Аларда алты йөзгә якын кеше катнашты.