Казанда арендага алынган фатирда дүрт студент гәүдәсен тапканнар
Казанның Гарифьянов урамындагы арендага алынган фатирда дүрт яшь кешенең үле гәүдәсе табылган. «Татар-информ»га билгеле булганча, студентларны кичә көндез тапканнар.
Фатирда билгесез матдәләр булган. Аларның үле гәүдәләр белән янәшә электрон үлчәүләр һәм ике шешә (алар яндырып тишелгән) яткан.
Җинаять эше кузгатылган.