ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстанда -15 градуска кадәр салкын һәм җепшек кар фаразлана

0

Дүшәмбе, 10 февральдә, Татарстанда урыны белән җепшек кар көтелә. Иртән томан булырга мөмкин. Бу турында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү үзәге фаразларыннан билгеле булды.

Бүген җил төрле юнәлеш алачак, аның тизлеге секундына 1-6 метр фаразлана.

Иртән республикада һава температурасы -7..-12 градус, аязганда -15 градуска кадәр була.

Көндез термометрның терекөмеш баганасы -2..-7 градуска кадәр күтәреләчәк.

Шулай ук юлларда бозлавык булырга мөмкин.