АКШта йомырка кинәт кыйммәтләнгән, Татарстандагыга караганда 7 тапкыр кыйммәт
Кушма Штатларда кош гриппы сәбәпле, йомырка бәясе ике тапкыр, ягъни 7 долларга кадәр (680 сум)кыйммәтләнгән. Бу хакта «Известия» яза.
Газета хәбәрчесе Америкада күптән түгел генә йомырканы 7,5 долларга (727 сум) сатып алган.
Гриппның башка төр хайваннарга да таралуы билгеләп үтелә. Әйтик, бу атнада авыру сыерларга йоккан. Хәзер җирле фермерлар акчасын югалта, йомырка китерү кими, ә бәяләр үсүен дәвам итә.
Ул гына да түгел, АКШта йомырка сатуга чикләүләр кертелде: супермаркетлар бер кулга 2 дистә йомырка сата ала. Аныкланганча, мондый чикләүләр һәркемне тигез тәэмин итү максатыннан кертелгән.
Чагыштыру өчен: Татарстанда йомырка соңгы атнада 80 тиенгә арзанайды, дип белдерелә Татарстанстат мәгълүматларында. 3 февральгә булган мәгълүматларга караганда, әлеге продуктның 10 данәсе 101,57 сум (1,04 доллар) тора. Шул ук чорда республикада банан, дөге һәм кишер дә арзанайды.
Әмма күптән түгел Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров сөт сатуның уртача бәясе елына 37 процентка артуын белдерде. Аның сүзләренчә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда төп керем мөгезле эре терлекләр тоту хисабына тәэмин ителә, ә баш саны кими.