Нурлат кешесе махсус хәрби операциядә яраланучыларга култык таяклары ясаган
Нурлатта яшәүче Айрат Гәрәев махсус хәрби операция хәрбиләре өчен 15 пар култык таягы ясарга булган. Бу айда ук йөрү өчен җайланмалар госпитальгә китәчәк. Бу хакта «Дуслык» сайтында Гөлназ Хәсәншина хәбәр итә.
Шуңа күрә култык таякларын эшләп бетерергә, аларны уңайлы һәм куркынычсыз итәргә ашыга Түбән Нурлат микрорайонында яшәүче оста. Ул бу эшкә «больничный»да утырганда керешкән. Остага ярдәм итүчеләр дә табылган.