Татарстанда кече хуҗалык формалары бер елда 142,2 миллиард сумлык продукция җитештергән
2024 елда Татарстанда кече хуҗалык формалары 142,2 миллиард сумлык продукция җитештергән. Бу – барлык категориядәге хуҗалыклар җитештергән гомуми күләмнең 42 проценты. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика Хөкүмәте йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә шулай дип белдерде.
Министр сүзләренчә, республикада кече хуҗалык формаларына зур игътибар бирелә. Бүгенге көндә Татарстанда 401 мең шәхси ярдәмче хуҗалык һәм 2,6 мең фермер хуҗалыгы исәпләнә.
2024 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү максатыннан республика бюджетыннан 448 миллион су акча бүленгән. 43,8 мең хуҗалык субсидияләрдән файдаланган. Быел бу максатларга 527 миллион сум каралган.
Элегрәк шул ук киңәшмәдә Татарстанда торак сафка бастыру буенча мәгълүматлар китерелгән иде. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин сүзләренчә, план 17 процентка үтәлгән, шәхси торак төзелеше линиясе буенча иң күп торак сафка бастырылган.