ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Красноярскида Татарстан Республикасы сәнгать осталарының концерты узды

0

Бүген, 8 февраль көнне, Лесосибирск шәһәрендә Татарстан Республикасы сәнгать осталарының концерты узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Алга таба ул Бөтендөнья татар конгрессының медальләрен, Рәхмәт хатларын тапшырды.

Концерт татар мәдәниятен һәм сәнгатен яратучыларны бергә җыйды. Тамашачыларга Бөтендөнья татар конгрессы бүләге – Татарстан Республикасы «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле иде. Ансамбль тамашачыларны республикабызның бай мәдәни мирасын чагылдырган матур номерлары белән сөендерде.