Түбән Камадан махсус хәрби операция зонасына 6 автомобиль һәм мотоцикл җибәрделәр
Түбән Камадан «Татарстан гуманитаркасы» волонтерлар төркеме инициативасы белән «Ролис» автокомплексы ярдәмендә махсус хәрби операция зонасына люлькалы мотоцикл колоннасы һәм гуманитар ярдәм: полиэтилен, окоп шәмнәре, мичләр, генераторлар һәм башка кирәкле әйберләр тутырылган алты машина кузгалды.
«Татарстан гуманитаркасы» махсус хәрби операция башланганнан бирле 41 автомобиль җибәргән. Бер автомобильнең арткы өлешен иконостас алып тора – внедорожник кыр православие храмы буларак җиһазландырылган. Бу Түбән Камадан җибәрелгән мондый форматтагы беренче автомобиль. Анда махсус хәрби операция зонасында берничә тапкыр булган, ә хәзер РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегән Василий атакай хезмәт итәчәк.
Фото: © https://tat.e-nkama.ru/
Моннан тыш, җирле эшмәкәрләр гаиләсе Ватанны саклаучылар көне алдыннан Түбән Кама хәрбиләренә 150 татлы бүләк тапшырды.