Республика эшмәкәрләре: Алабуга инвестицияләр җәлеп итә торган шәһәр
Алабугана шәһәр хакимияте чакыруы буенча 30 эшмәкәр килгән. Алар Алабуганы инвестицион җәлеп итүчән шәһәр, дип белдергән. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Алар биредә матурлык, күңел ачу индустриясен һәм ресторан бизнесын үстерергә, хостеллар, кунакханәләр һәм глэмпинглар (ял урыннары) төзергә, үз акчаларын социаль өлкәгә һәм спортка, өстәвенә бик күп башка нәрсәләргә салырга әзер.
300 миллиард җитештерелгән продукция, тулаем территориаль продукт күләме буенча Татарстан Республикасында 5нче урында. «Алабуга» махсус икътисади зонасы — бөтен илдәге икътисади зоналарның иң зурысы. Шәһәрнең зур предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 100 мең сумнан артык. Алабуга — Татарстан Республикасының һәм РФнең иң динамик үсеш алучы шәһәрләренең берсе. Ел саен туристлар агымы 1 миллионнан узып китә.
‒ Без, алабугалылар гына түгел, читтән килгән эшмәкәрләр дә безнең шәһәрне үстерсен өчен өлгергәнбездер, мөгаен. Кызганыч, Алабугада хәзер булган косметика салоннары, күңел ачу үзәкләре, кер юу, химик чистарту хезмәтләре бүген шәһәребезгә таләп ителгәннән шактый артта кала. Мин ачуланмыйм, ләкин мактамыйм да, бәялим генә. Үзегез уйлап карагыз: районыбызда җитештерү дәрәҗәсен саклап калу өчен тагын 30 мең кеше килүе көтелә. Алар өчен 90 йорт төзелә. Тулаем территориаль продукт үсә. Без — уртача хезмәт хакы 117 мең сум тәшкил иткән иң динамик үсештәге шәһәрләрнең берсе, — диде район башлыгы Рөстәм Нуриев.
Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы делегациясе һәм бизнес-бергәлек вәкилләренең Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев белән очрашуыннан тыш, инвестиция мәйданчыкларын карау оештырылды, алар арасында — шәһәр пляжы, янгын каланчасы бинасы, текстиль фабрикасы һәм шәһәрнең тарихи өлешендәге буш мәдәни мирас объектлары. Сәфәр кысаларында ук хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.