ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстанда «Ватан сакчылары» фонды 42 меңнән артык мөрәҗәгать кабул иткән

0

«Ватан сакчылары» фонды Татарстандагы эшчәнлеге чорында 42 меңнән артык мөрәҗәгать кабул итте, шуның 95 проценттан артыгы инде хәл ителгән.

Фондка кергән мөрәҗәгатьләрнең гомуми саны 2 миллионнан артып киткән. Фондның 89 филиалы 2080000нән артык сорауны эшкәрткән. Әлеге сорауларның 1910000нән артыгы, ягъни якынча 92 проценты, уңышлы хәл ителгән инде.

«Уңай хәл ителгән мәсьәләләр саны - фонд эшенең төп күрсәткече. 89 төбәктәге филиалларыбыз ике елдан да кимрәк эшләү дәверендә 2 миллионнан артык сорау кабул итте. Һәрбер мөрәҗәгать ветераннан яки аның гаиләсеннән килгән. Партнерларыбыз ярдәме белән без барлык мәсьәләләрне мөмкин кадәр тизрәк һәм нәтиҗәлерәк хәл итәргә тырышабыз. Фонд кирәкле документларны рәсмиләштерергә, тиешле ярдәм чараларын алырга, тернәкләнү узарга, бөтен гаилә өчен ял оештырырга, ветераннарга алдан тиешле белем һәм компетенцияләр алып эшкә урнашырга ярдәм итә», - дип сөйләде статс-секретарь - Россия саклану министры урынбасары, «Ватан сакчылары» фонды рәисе Анна Цивилева.

«Ватанны саклаучылар» фондына мөрәҗәгатьләрнең иң еш очрый торган темалары – социаль ярдәм чараларын билгеләү, мәдәни-ял һәм спорт чараларында катнашу, акчалата түләүләр, юридик ярдәм һәм хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын алу.

«Ватан сакчылары» фонды Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча булдырылган. Аның төп максаты – махсус хәрби операция ветераннарын һәм геройларның гаилә әгъзаларын шәхсән озатып йөрү. Монда саклаучыларга медицина һәм социаль тернәкләндерү белән генә түгел, ә яңадан укытуда һәм эшкә урнашуда да ярдәм итәләр, юридик ярдәм күрсәтәләр, торакны инвалидлар ихтыяҗларына җайлаштыралар һәм озак вакыт өйдә карауны тәэмин итәләр.