ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Васил Шәйхразыев Красноярск краенда 1908 елда төзелгән ике катлы агач мәчеттә булды

0

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Красноярск краенда. Биредә ул Казанка авылы мәчетендә булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике катлы агач мәчет 1908 елда Енисей губернасы сәүдәгәре Мөхәммәтша тарафыннан төзелгән. Бина авыл үзәгендә, киртәләп алынган участокта урнашкан. Икенче катта ике гыйбадәт залы, беренче катта уку сыйныфы, авыл музее һәм кунакларны кабул итү бүлмәсе бар.

Узган гасырның 50 нче еллары уртасыннан алып 2007 елга кадәр мәчет бинасында мәктәп була. 2009 елның 26 ноябрендә мәчет реставрация эшләре тәмамланганнан соң ачыла. Бу Себер федераль округында безнең көннәргә кадәр сакланган бердәнбер ике катлы агач мәчет.

Мәчеттә булганнан соң Васил Шәйхразыев фронтовиклар истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салды. Әлеге вакыйга тыныч күк йөзе өчен үз гомерләрен биргәннәргә хөрмәт символы булды.