ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Тикшерү комитеты башлыгы Түбән Камада 11 яшьлек кызны көчләү эше буенча доклад таләп итте

0

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Түбән Камада 11 яшьлек кызга карата көч куллану белән сексуаль характердагы гамәлләр кылу турындагы мәгълүмат буенча доклад тәкъдим итәргә кушты.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, Түбән Кама районында чит ил гражданины бергә яшәүче хатынының 11 яшьлек кызына карата сексуаль характердагы гамәлләр кылган.

Тикшерү комитетының тeлеграм-каналында хәбәр итүләренчә, ведомство башлыгы Александр Бастрыкин Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Марсель Дулкарнаевка җинаять эшен тикшерү барышы һәм ачыкланган фактлар турында хәбәр итәргә кушкан.